Что такое сингармонизм на татарском языке примеры
сингармонизм
сингармонизм законы — зако́н сингармони́зма
Смотреть что такое «сингармонизм» в других словарях:
сингармонизм — сингармонизм … Орфографический словарь-справочник
Сингармонизм — (от греч. συν с, вместе и ἁρμονία созвучие, гармония) морфолого фонетическое явление, состоящее в уподоблении гласных (иногда согласных) в рамках одного слова по одному или нескольким фонетическим признакам, таким, как ряд, подъём (открытость)… … Википедия
СИНГАРМОНИЗМ — [ Словарь иностранных слов русского языка
сингармонизм — а, м. гр. syn вместе + harmonia созвучие. В языкознании уподобление по палатальности гласных звуков в слове корневому гласному, свойственное некоторым языкам. БАС 1. Сингармонизм характерен для тюркских языков. Крысин 1998. Лекс. СИС 1937:… … Исторический словарь галлицизмов русского языка
СИНГАРМОНИЗМ — (от греч. syn вместе и harmonia созвучие) единообразное по составу гласных (иногда согласных) оформление слова как морфологической единицы. Присущ главным образом агглютинативным (см. Агглютинация) языкам … Большой Энциклопедический словарь
СИНГАРМОНИЗМ — СИНГАРМОНИЗМ, сингармонизма, мн. нет, муж. (от греч. syn вместе и harmonia созвучие) (линг.). В некоторых, преим. тюркских языках уподобление гласных звуков в слове корневому гласному. Толковый словарь Ушакова. Д.Н. Ушаков. 1935 1940 … Толковый словарь Ушакова
Сингармонизм — (от греч. σύν вместе и ἁρμονία созвучие) морфонологическое явление, состоящее в единообразном вокалическом (иногда и консонантном) оформлении слова как морфологической единицы. В языках с сингармонизмом в структуре слова выделяется независимый … Лингвистический энциклопедический словарь
сингармонизм — (др. греч. σύν âместе + άρμονια связь, созвучие) Явление, наблюдаемое в основном, в тюркских языках, финно угорских, состоящее в том, что гласным корня каких л. слов определяется характер последующих гласных в аффиксах этого же слова. Например:… … Словарь лингвистических терминов Т.В. Жеребило
сингармонизм — (от греч. sýn вместе и harmonía созвучие), единообразное по составу гласных (иногда согласных) оформление слова как морфологической единицы. Присущ главным образом агглютинативным (см. Агглютинация) языкам. * * * СИНГАРМОНИЗМ СИНГАРМОНИЗМ (от… … Энциклопедический словарь
Сингармонизм — (от греч. sýn вместе и harmonía созвучие) единообразное оформление корня и аффиксов, состоящее в выравнивании гласных (иногда согласных) слова по какому либо признаку звука ряда (тембровый С.), огублённости (бемольный С.) или подъёма… … Большая советская энциклопедия
Сингармонизм — м. Уподобление по палатальности гласных звуков в слове корневому гласному, свойственное некоторым языкам (в лингвистике). Толковый словарь Ефремовой. Т. Ф. Ефремова. 2000 … Современный толковый словарь русского языка Ефремовой
Урок по татарскому языку «Сингармонизм законы, аның төрләре»
Тема: Сигармонизм законы, аның төрләре.
Сингармонизм законы турында мәгълүмат бирү, төрләрен аңлату.
Сөйләм телен үстерү.
Туган якка, илгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Юсупов Р. А., Зиннәтуллина К. З., Гайфуллина Т. М.Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек /Р. А. Юсупов, К. З. Зиннәтуллина, Т. М. Гайфуллина. – Төзәт. Һәм тулыл. 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 167 б.: рәс. б-н.
Дәреснең методы: аңлату- күрсәтү, әңгәмә.
Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату дәресе.
Исәнләшү. Дежур укучыны ачыклау, дәрескә килмәгән укучылырны билгеләү.
Яңа материалны аңлату.
Презентациягә нигезләнеп яңа тема аңлату.
Кагыйдәне дәфтәргә яздыру.
Дәреслектә бирелгән 64 күнегүне телдән эшләү.
65 нче күнегүне язмача тактада эшләү.
Карточкалар белән әшләү.
72 нче күнегүне язмача эшләү.
Укучыларга, теманы аңлаулары максатыннын сораулар бирү.
Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую.
Укучылар белән саубуллашу.
45 нче биттәге 71 нче күнегүне язмача эшләү.
Укытучы: (У) Исәнмесез, укучылар!
Укучылар: (у) Исәнмесез!
У : Ничек кәефләрегез?
У : Сыйныфта бүген кем дежур?
у: Дәрестә бүген мин дежур. Барыбыз да бар.
У : Рәхмәт, Гөлзидә, утыр.
Хәзер экранга күз салыгыз әле укучылар, сез анда нинди сүзләр күрәсез?
Зөһрә укып китсен әле безгә.
у: Туган, авыл, урам, озын, акыл.
Үрдәк, печән, түгәрәк, өлеш.
Зөһрә, менә бу сүзләрдә сузык авазларның калынмы- нечкәме икәнен әйтеп кит әле.
у: Туган үзендә, [у] да, [а] да калын сузык авазлар, ә үрдәк сүзендә [ү] дә, [ә] дә нечкә сузык авазлар.
Татар сүзләрендә сузык авазлар үзара калынлыкта- нечкәлектә ярашалар, ягъни, сүздә бар сузыклар да я калын гына, я нечкә генә булалар.
Сүзләрне төрләндергәндә һәм алардан яңа сүз ясаганда, аларга сүздәге сузык авазларның калынлыгына- нечкәлегенә бәйле рәвештә, я калын сузыклы, я нечкә сузыклы кушымча ялгана. ( презентациядә күрсәтелә)
Мәсәлән: Туганнар, авылдаш, урамда.
Сузыкларның, бер- берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм дип атала.
Укучылар, бу билгеләмәне дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз.
Сингармонизмның ике төре була:
Сузык авазларның үзара калынлыкта- нечкәлектә ярашуы.
Кушма һәм алынма сүзләрдә сузыклар ярашмаска да мөмкин. Мәсәлән: Гөлшат, төнбоек, телеграмма, турнир. Мондый сүзләргә кушымчалар соңгы иҗектәге сузыкның яки сүз ахырындагы тартыкның калынлыгына- нечкәлегенә карап ялгана.( презентациядэ күрсәтелә)
Мәсәлән: телеграммасы, турнирга, төнбоеклар.
( дәрьяда, дөньядан, әдәбиятта),
ә тәрбия, Галия, армия сүзләренә нечкә сузыклы кушымчалар ялгана (презентациядэ күрсәтелә)
( тәрбияне, Галиягә, армиядә).
Татар телендә сингармонизмның икенче төре дә күзәтелә.( презентациядэ күрсәтелә) Сүзнең беренче иҗегендә тар әйтелешле, кыска ирен сузыклары [о], [ө] килсә, калган иҗекләрдәге [ы],[е] авазлары алар йогынтысында иренләшәләр. Мәсәлән: [б] [о] [л] [о] [т] [л] [о] ( языла: болытлы),[ө] [м] [ө] [т] (языла: өмет). Сингармонизмның бу төре бары тик [о], [ө], [ы], [е] авазларына гына кагыла һәм язуда чагылыш тапмый.
У : Ә хәзер дәреслекнең 42 нче битен ачабыз, укучылар. 64 нче күнегүне телдән карап үтик әле. ( бирем укыла).
У : Рәхмәт, Миләүшә. Хәзер һәрберегез берешәр сүз укый һәм сузык авазларның калын сузыклымы, нечкә сузыклымы икәнен мина әйтеп бирәсез. тәрәз кырыеннан башлыйбыз. Әйдә, Гөлзидә.
у: Чиләк-чиләк. Бу нечкә сузыклы сүз.
у: эре. Бу нечкә сузыклы сүз.
у: яңгыр. Бу калын сузыклы сүз.
У : Ә хәзер 66 нче күнегүне язмача эшлибез. Дәфтәрләрегезгә 63 нче күнегү дип язып куегыз. Фәнис, биремен укы әле.
У : Зөһрә тактага чыга, ә калганнар урыннарда эшлиләр.
Барыгыз да эшләп бетердеме? Әйдәгез, тикшерик.
У : Ә хәзер ручкаларыбызны барыбыз да куябыз. Әз генә күзләребезне ял иттереп алабыз. ( менә шушы ук буенча кузләрегезне йөртәбез)
Укучылар эшләп бетердегезме?
У: әйдәгез тикшерәбез. Кайсыгызның укыйсы килә? Әйе, Әдилә.
у: Мин әниемә урманнан чәчәкләр җыеп кайттым. Чәчәкләр сүзе нечкә сузыклардан тора шуңа күрә нечкә кушымча ялгана.
У: әйдә, Фәннүр. Сиңа нинди сүз бирелгән иде?
У : укучылар бүген без сезнең белән сингармонизм законын карап киттек.
Сингармонизм законы дип без нәрсәгә әйтәбез, Ильнар?
у: Сузыкларның, бер- берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм дип атала.
У : әйе, дөрес, Ильнар.
Аның нинди ике төре бар? Әйдә, Айгөл.
у: 1)Сузык авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы.
Сүзнең беренче иҗегендә тар әйтелешле, кыска ирен сузыклары [о], [ө] килсә, калган иҗекләрдәге [ы],[е] авазлары алар йогынтысында иренләшәләр.
У : Молодцы укучылар. Дәресебез ахырына якынлаша, көндәлекләрегезне ачып өйгә эшне язып куегыз. 71нче күнегү, 45 бит.
У : бүгенге дәрестә катнашучыларга билгеләр куям, көндәлекләрегезне бирерсез. Шуның белән дәресебез тәмам. Саубулыгыз.
Сингармонизм законы турында төшенчә.
Просмотр содержимого документа
«Сингармонизм законы турында төшенчә.»
5нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
Тема: Сингармонизм законы турында төшенчә.
Максат: сингармонизм законы һәм аныӊ ике төре турында төшенчә формалаштыру.
Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.
Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Татар теле: Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек), сүзлек дәфтәре, кагыйдә китабы, карточкалар, экран, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.
1. а) психологик уңай халәт тудыру:
— Хәерле көн, кадерле укучылар, килгән кунакларыбыз. Кәефләрегез ничек?
— Укучылар мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә җанлы, актив эшләвегезне телим.
ә) белемнәрне актуальләштерү:
— Әйдәгез, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшереп китик.
— Һәр өстәлдә карточкалар ята, сезнең белән ДЖОТ ТОТС үтибез.
Бирем: сузык авазлар язарга. (а, ә, у, ү, о, ө, и, ы, э)
— Бу авазлар белән Сорт Картс эшлибез.
1) рәт гармониясе – татар телендә а, о, у, ы сузык авазлары килсә, сүзләр калын әйтеләләр (укытучы, авыл, борын); ә, и, ө, ү, э сузык авазлары булса, сүзләр нечкә әйтеләләр (сиксән, дәрес, күзлек);
искәрмәләр: алынма сүзләр (студент, университет, китап); кайбер грамматик формалар (миңа, сиңа); кушма сүзләр (көнбатыш, өчпочмак);
2) ирен гармониясе – төлке [төлкө], борын [борон].
— Сез җавап бирергә әзерме? Һәр төркем эш нәтиҗәсе белән таныштыра.
(Һәр төркемнән бер бала җавап бирә)
5 нче слайд Бәяләү критерие: ( СОРТ КАРТС)
“5” – 4 төркемгә аера алган (калын, нечкә сузык, иренләшкән, иренләшмәгән сузык).
“4” – 3 төркемгә аера алган (калын сузык, нечкә сузык, иренләшкән сузык).
“3” – 2 төркемгә аера алган (калын сузык, нечкә сузык).
Димәк, сузык авазлар. (балалар әйтә: калын,нечкә, иренләшкән, иренләшмәгән була)
6 нчы слайд. Сүзләргә кушымча ялгау.
Нәтиҗә. Калын әйтелешле сүзләргә калын кушымча, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымча ялгана.
Сингармонизм сүзе чыга)
Бу сүзне ишеткәнегез бармы? Аңлата аласызмы? (Юк.)
Нинди ярдәмлеккә таянып, сүзнең лексик мәгънәсен белә алабыз?
(Сүзлек, интернет, кагыйдә китабы)
Мин сездән бу җавапны көттем. Сүзлекләр әзерләп куйдым. Ә сез, егетләр, интернеттан эзләп карагыз.
(Кемдер интернеттан эзли, кемдер сүзлектән)
Кайсы өстәлгә сүз бирәбез? Игътибар белән тыңлагыз, исегездә калдырыгыз.
Димәк, укучылар сингармонизм сүзе нәрсәне аңлата? К.җ.: Сузыкларныӊ, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сингармонизм дип атала.
Бүгенге дәрескә нинди уку мәсьәләсе куябыз инде?
(сингармонизм турында өйрәнәбез)
8 нче слайдта сингармонизм сүзе тора.
II. УМ адымлап чишү.
Дәреслек белән эш. нче күнегү
(Таблица тактага сызып куелган.)
Биремне ике укучы тактада эшли, калганнары – дәфтәрдә.
Калын сузыклы Нечкә сузыклы
5 нче слайдта дөрес вариант чыгарыла.
Ә хәзер такта янындагылар бер-берсен тикшерә, бәяли, ә калганнар дәфтәрләрне күршегез белән алышып.
Үзара бәяләү (эшләрне алышынып бәяләү)
9 нчы слайдта күрсәтелә.
— Кем мин калын сузыкларны нечкә сузыклардан аера беләм ди, кул күтәрә.
— Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
К.җ.: Күнегүдә бирелгән сүзләрдә я калын сузыклар гына, я нечкә сузыклар гына бар.
2. 342 нче күнегү. (Карточкаларда эш. Релли Коуч.)
— Ә хәзер Релли Коуч, карточкаларда эшлибез. Бер карандаш кына эшли. А партнеры карандаш ала, беренче сүзнең тамыры һәм кушымчасына сыза. Карандашны В партнерына бирә. Ул эшне бәяли һәм икенче сүзне анализлый. Шул тәртиптә дәвам итә.
(Бакча-да, әни-ем, дус-лык, сак-ла, биш-енче, көл-ә-ләр, бәхет-сез, уй-чан)
— Тамыр һәм кушымчаларны карап чыгыгыз әле, нинди нәтиҗә ясап була? Парларда фикер алышыгыз.
(Укучылар фикерләшә, бер укучыдан нәтиҗәне әйттерәбез.)
— Раилә, сез нинди нәтиҗәгә килдегез.
— Килешәсезме? Башка төрлерәк фикергә килүчеләр юкмы?
К.җ.: Калын сузыклардан торган сүзләргә – калын сузыклы кушымчалар, нечкә сузыклардан торган сүзләргә – нечкә сузыклы кушымчалар ялгана икән. (Карточкаларны җыеп алабыз.)
— Әйе, балалар, менә шулай сузык авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы сингармонизмның беренче законы – рәт гармониясе дип атала.
— Ә нигә нәкъ менә рәт дигән сүз белән атаганар икән, нинди рәт булырга мөмкин бу?
(Алгы рәт сузыклары, арткы рәт сузыклары)
Дөрес, балалар, я алгы, я арткы рәт сузыклары гына булганга, рәт гармониясенә карый мондый сүзләр.
Ф и з м и н у т к а.
Матур итеп бастык, урындыкларны ипләп кенә этеп куйдык, такта янына чыгып, матур түгәрәк ясап басабыз. “Түбәтәй уены ” уйнап, ял итеп алабыз. Биреме җайлы: түбәтәйле кеше татар биюе элементы күрсәтә, ә башкалар кабатлый, шуннан соң гына түбәтәйне күршесенә тапшыра. Көй туктап, түбәтәй киеп калган укучы бирем үти.
Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар?(Алма)
Сузыкларда алгы һәм арткы була.(Рәт)
Болында бар, кырда юк, урманда бар, өйдә юк.( н хәрефе)
сөенеч −[сөйөнөч], болытлы –[болотло], гомерлек –[ғөмөрлөк].
слайдта дөрес җавап
— 7 нче слайд белән җавапларны тикшерәбез,
хатасыз эшкә – “5” ле
2 хатага – “3” ле куябыз.
— Әйдәгез бер нәтиҗәгә килик.
Беренче иҗектә килгән ирен сузыклары [о], [ө] калган иҗекләрдәге [ы], [э] авазларына тәэсир итәләр, һәм [ы], [э] авазлары да иренләшәләр.
Әйе, балалар, бу күренеш сингармонизмның икенче төре – ирен гармониясе дип атала. Ирен гармониясе. Ни өчен нәкъ менә ирен гармониясе?
(о, ө иренләшкән авазлар.)
Авыз апппараты иренләшкән авазны әйтергә җыенгач, үзеннән-үзе калган авазларны да үзенә яраклаштыра.
— Кем ирен гармониясен аңлады, кулын күтәрә.
Текст өстендә эш. Проблемалы уку.
Парларда эшлибез. Һәр укучы 101 нче биттәге кагыйдәне эчтән тулысынча укып чыга һәм күршесенә бик яхшылап аңлата, аннан рольләрне алышабыз.
Ә хәзер укыган кагыйдәне төркемнәрдә модельләштерәбез, якларга әзерләнәбез. (модель форматын тарата)
Һәр өстәлдән бер укучы эшне ( модельне) яклый.
Сингармонизм
(рәт гармониясе) ( ирен гармониясе)
сузыкларныӊ калынлыкта- 1 нче иҗектәге [о], [ө] авазлары тәэсирендә
нечкәлектә ярашуы башка иҗектәге [ы], [э]авазлары иренләшү
Кунаклардан кул чаптырып бәяләтү.
4. 345 нче күнегү. Текстны укыгач кына биремгә күчәбез.
— Хәзер мин бер текст укыйм. Андагы Илгиз исемле малайның сыйныфташ кызына карата үз-үзен тотышын ничек бәяләрсез? Игътибар белән тыңлагыз.
Монда нәрсә турында сүз бара? (Укучылар бер-берсе белән сөйләшәләр, хәрәкәтләнәләр, ә Илгиз исемле малай Зөлфиянең чәчен тарта)
Ә Зөлфия аңа ничек җавап кайтара? (ул аңа борылып та карамый, дәресен ятлый иде)
Ә Илгиз? (Илгиз җавапсызрак малай, укуга күңелен бирми)
Илгизнең бу шуклыгын хуплаучылар-яклаучылар юкмы?!
Беренче 4 җөмләдән рәт һәм ирен гармониясенә берәр мисал языгыз.
Үзбәя. 10-11 нче слайдларда.
рәт һәм ирен гармониясенә 4-әр мисал булса – “5” ле;
рәт гармониясенә 4 мисал бар, ә ирен гармониясенә 3 кенә мисал – “4” ле;
рәт гармониясенә 4 мисал бар, ә ирен гармониясенә ике генә – “3” ле.
III. Рефлексия, бәяләү. (Аңлап җавап бирәләр. Үзара бәяне оештыралар, эшчәнлеккә дөрес бәя бирүгә ирешү.)
1. – Балалар, без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?
— УМ чишә алдыкмы? ( Әйе)
— Нинди юллар белән чиштек? (Сүзлек кулландык, күнегүләр эшләдек, траскрипцияләдек. )
2. Дәрескә гомуми бәя кую.
3. Өй эше: 12 нче слайдта (346 – 348 нче күнегүләр. Өч вариантта.Аңлатып бирәбез. Өч төрле авырлыктагы күнегүләрне сайлап алу юлы белән башкарырга.)
— 346 нчы күнегүне сайлаган кеше – бирелгән сүзләрне сингармонизмның ике төренә аерып яза.
— 347 не сайлаганнар – сингармонизмның беренче һәм икенче төрләренә 8 әр мисал уйлап яза.
348 не сайлаучылар – “Төнбоеклар ник боек?” темасына шигырь яза, сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрнең астына сыза.
— Мин дәрестән нинди кәеф белән чыгам? (Смайликлар күтәрәләр)
Статья на тему «Закон сингармонизма в башкирском и татарском языках»
В БАШКИРСКОМ И ТАТАРСКОМ ЯЗЫКАХ»
В слове гласные звуки бывают только одного ряда: или переднего, или заднего. Характер гласного в корне сохраняется и в последующих слогах при добавлении к слову других аффиксов.
Практически все аффиксы и частицы имеют два варианта: твердый и мягкий. Если в корне слова только твёрдые гласные, то прибавляются аффиксы и частицы с твёрдой гласной. Если в слове только мяг кие гласные, то прибавляются аффиксы и частицы только мягкой гласной. Например:
бала – балалар – балаларға
әсәй – әсәйем – әсәйемдең
В сложных словах, состоящих из двух или более корней, твердость/ мягкость аффиксов зависит от характера гласного последнего корня.
Ағиҙелдең һыуы йомшаҡ. – Вода Агидели мягкая.
Ағиҙел = Аҡ (белая) + иҙел (река)
Билбауымды бир әле. – Дай-ка мой пояс.
Билбау = бил (талия) + бау (веревка)
В башкирском языке есть и губной сингармонизм. После губных гласных корня о,ө в падежных аффиксах ( в притяжательном и винительном падежах) должны следовать о или ө :
Если за губным слогом с о, ө имеются слоги с у, ү, то в таких случаях гармония прекращается:
В башкирском языке существует и приспособление согласных к ряду гласных. В зависимости от сочетания с гласными заднего или переднего ряда каждый согласный звук имеет твердое или мягкое произношение. В словах с гласными заднего ряда (ҡалын) согласные произносятся твердо, в словах с гласными переднего ряда (нәҙек) – мягко :
ҡул (рука) – күл (озеро)
тоҙ (соль) – төҙ (прямо)
там (капай) – тәм (вкус )
Исключением из закона сингармонизма являются лишь сложные слова самого башкирского языка или заимствованные из арабского, персидского, русского, западноевропейских и других языков. Например:; билбау — пояс; Г ө лна ҙ — букв. цветок+ласка; китап – книга ; диктант, академия , математика, физика и т.д.
ФОНЕТИКА.
1.Татар теленең төп фонетик законы – сингармонизм законының 2 төре бар:
1) рәт гармониясе – татар телендә а, о, у, ы сузык авазлары килсә, сүзләр калын әйтеләләр (укытучы, авыл, борын); ә, и, ө, ү, э сузык авазлары булса, сүзләр нечкә әйтеләләр (сиксән, дәрес, күзлек);
искәрмәләр: алынма сүзләр (студент, университет, китап); кайбер грамматик формалар (миңа, сиңа); кушма сүзләр (көнбатыш, өчпочмак);
2) ирен гармониясе – төлке [төлкө], борын [борон].
Основной фонетический закон татарского языка – закон сингармонизма имеет 2 разновидности:
1) нёбная гармония – если в татарских словах имеются гласные звуки а, о, у, ы, то слова произносятся твёрдо (укытучы, авыл, борын); если имеются звуки ә, и, ө, ү, э, то слова произносятся мягко (сиксән, дәрес, күзлек);
Исключения составляют: заимствования (студент, университет, китап); отдельные грамматические формы (миңа, сиңа); сложные слова(көнбатыш, өчпочмак);
The main phonetic law of the Tatar language is vowel harmony. There are 2 types of vowel harmony:
1) row harmony – in the Tatar language, words containing back row vowels а, о, у, ы are pronounced as hard words (укытучы, авыл, борын); words with front row vowels ә, и, ө, ү, э are pronounced as soft words (сиксән, дәрес, күзлек).
exceptions: loanwords (студент, университет, китап); certain grammatical forms (миңа, сиңа); compound words (көнбатыш, өчпочмак);
2) lip harmony – the labial vowels о and ө influence pronunciation of the following vowels е, ы: төлке [төлкө], борын [борон].
Ударение. В татарском языке ударение падает в основном на последний слог слова. Исключения составляют заимствованные слова, сложные слова, глаголы повелительного наклонения, отрицательная форма глагола, вопросительные местоимения.
Stress. The stress in Tatar words is often on the last syllable. Loanwords (парта, компьютер, әмма), the negative form of verbs (бармыйбыз, килми), imperative verbs (тыңлагыз, кабатла), compound words (урынбасар, ташбака), interrogative pronouns (ничәнче, кайчан) are exceptions from the rule.
ГРАММАТИКА.
Исем. Имя существительное. Noun.
Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.
Склонение имён существительных.
Declension of nouns.
Баш килеш (кем? Нәрсә?)основной падеж (кто?что?)-Nominative case (who? What?): шәһәр авыл кибет банк бәйрәм урам
Дата добавления: 2014-11-13 ; просмотров: 27 ; Нарушение авторских прав